Чирмешән районыннан СВОга 50 нче гуманитар ярдәм китте
Безнең районда

Чирмешән районыннан СВОга 50 нче гуманитар ярдәм китте

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга илленче гуманитар ярдәмне озаттылар.

Көндәлек кирәк-яраклар, генераторлар, бензин пычкылары, аккумуляторлар, эретеп ябыштыру аппаратлары тутырган ике машина белән дүрт якташыбыз юлга кузгалды. Шулай ук СВОдагы 30 райондашка атаулы посылкалар, якыннары китергән күчтәнәчләрне дә алып киттеләр. Шәхси эшмәкәр Зәкәрия Гайфетдинов бер якташыбызга мотоцикл җибәрде. Гуманитар ярдәм озата баручыларга 5 мең километрдан күбрәк юл узарга туры киләчәк.

Гуманитар ярдәм озата баручыларга 5 мең километрдан күбрәк юл узарга туры киләчәк: Марат Гомәров фотосы

Алар артыннан ук Лисичанск юнәлешендә йөк машинасы юлга кузгалды, чирмешәнлеләр 20 кубометр такта озаттылар.


Нет комментариев