Чирмешән пенсионеры иске батарейкаларны кая илтергә дип кызыксына
Безгә язалар

Чирмешән пенсионеры иске батарейкаларны кая илтергә дип кызыксына

-Кулланылган батареялар күп җыела, аны чүплеккә ташларга ярамаганлыктан җыеп барам. Элек “Кәрвансарай” сәүдә үзәгендә шундый контейнер тора иде, кибеткә барганда шунда сала идем. Соңгы вакытта ул аннан юкка чыкты. Кулланылган батарейкаларны кая илтергә мөмкин? Әлфия Дәүләтшина. Чирмешән.

Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен район административ комиссиясе секретаре Диләрә Сөнгатуллинага мөрәҗәгать иттек:

- Кулланылган батарейкалар җыя торган контейнер район хакимияте бинасында бар. Чирмешән лицеенда да моңа махсус урын ясалган. Дөрес, лицей территориясенә бөтен кеше дә керә алмый, шуңа аны укучылар аша эшләргә була.


Нет комментариев