Бәркәтә авылында гомер итүче Исмәгыйль Кәримовны 90 яшьлек юбилеенда оныклары җырлап тәбрикләде.
Балалары, оныклары, оныкчылары юбилярга зур бәйрәм ясадылар. Өч баласы, килен-кияүләре, алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы мул табын корып газиз кешеләрен котладылар.
Сугыш елларындагы балачак
Исмәгыйль Фатыйх улының балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Малайга биш яшь вакытта әтиләре сугышка китә, башка әйләнеп кайтмый, Сталинград сугышында 1942 елның 5 февралендә һәлак була.
-Аны авыл башына кадәр озата барганым әле дә хәтердә, елашып аерылыштык, әти белән бу соңгы күрешүебез булган, - диде Исмәгыйль абый. – 1942 елның 2 февралендә язган соңгы хатын әле дә кадерләп саклыйм.
Хәрби хезмәт һәм гаилә кору
Исмәгыйль абый дүрт ел армия хезмәтендә була – моряк. Ул югары хәрби училищега укырга да кергән булган, тик әнисе авылда ялгызы калгач, туган авылына кайта. Авылдашы Җәмилә белән гаилә корып, 53 ел гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, карчыгының вафатына 13 ел гомер үткән. Исмәгыйль абый төп йортның учагын саклап гомер итә. Тик балалары аңа ялгызлыкны сиздерми, гел кайтып йөриләр.
Балалары хатирәсе
-Әти үзе югары белем ала алмаганга, шуңа безнең укуыбызны теләде, рәхмәт, алар барыбызны да югары белемле иттеләр. Ул бик кайгыртучан кеше. Бервакытта да безне юлга җәяүләп чыгарып җибәрмәде, “Урал” мотоциклы белән олы юлга кадәр озата иде. Ул мотоцикл әле дә истәлек булып гаражда тора, - дип сөйләделәр балалары.
“Техникалар хирургы”
Якташыбызның гомере техника арасында уза, авылдашлары аны “Техникалар хирургы” дип йөрткәннәр. Исмәгыйль абый ун ел тракторда эшләгән, соңрак көйләүче мастер (мастер наладчик), гараж мөдире вазифаларын да башкарган.
“Техникалар хирургы” эшләгән елларда бик күп бәйгеләрдә катнаша, җиңүләр яулый. Бүләккә зур телевизор алып кайтканы әле дә исендә.
-Телевизор карарга бөтен күрше-күлән җыела, бездә кинотеатр кебек иде, -дип искә алды улы Илдус Кәримов.
Хәрәкәттә - бәрәкәт
Юбиляр әле дә гел хәрәкәттә: җәен бакчасыннан керми, кыш җитсә, кар яуганын көтеп тора. Ул эшсез торырга гадәтләнмәгән. 60 яшенә бүләк – “ОКА” автомобиле дә әле берничә ел гына гараждан чыкмый, әлегә кадәр техника белән идарә иткән.
Исмәгыйль Фатыйх улы юбилее белән котларга килгән район җитәкчелеген дә бик шатланып каршы алды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова тәбрикләде һәм истәлек бүләге тапшырды. Оныгы Рузилә Булатова һәм кияве Флорид Гыйздәтуллин бабаларына матур җырларын бүләк иттеләр.
Нет комментариев