СМС кодын әйтмәгез: бу — аферистларның төп максаты
Белеп торыгыз

СМС кодын әйтмәгез: бу — аферистларның төп максаты

Татарстанда мошенниклар пенсионерларга шалтыратып, пенсияләрне мәҗбүри цифрлы сумга күчерү белән куркыталар.

Алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра, СМС-кодларны һәм карта мәгълүматларын сорыйлар.

Социаль фонд искәртә: пенсияләр цифрлы сумга мәҗбүри күчерелми, түләү ысулы гариза буенча гына үзгәрә. Дәүләт хезмәткәрләре парольләр, кодлар һәм банк карталары турында сорамый. Шалтыратучы сезгә мондый мәгълүмат сораса, трубканы шунда ук куегыз.

Түләүләр элеккечә банкка яки почтага килә. Мәгълүматны бары тик СФР сайтында, социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда яки 8 800 100 0001 (тәүлек әйләнәсе, бушлай) номеры буенча гына тикшерергә кирәк.

«Пенсияләр цифрлы сумга күчерелми, бу — мошенниклык схемасы», — дип кисәтә фонд идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев