Ульяновкадан тыл хезмәтчәне Зинаида әбине Путин да, Миңнеханов та тәбрикләде
Безнең якташлар

Ульяновкадан тыл хезмәтчәне Зинаида әбине Путин да, Миңнеханов та тәбрикләде

Ульяновка авылыннан Зинаида Никитинаның туган көненә Россия Президентыннан да котлау открыткасы килгән.

Узган атналарның берсендә Зинаида Семеновнага 96 яшь тулды. 1930 елда Әккәрәй авылында туган кыз – бүген тыл хезмәтчәне.

Узган атналарның берсендә Зинаида Семеновнага 96 яшь тулды: Марат Гомәров фотосы

-1941 елда сугыш башланды, унбер яшемнән, башка чордашларым кебек, тылда эшләдем, фронтка булыштык. Колхоз кырларыннан башак җыйдык, игеннәр җыештык, терлекләр караштык. Әтием Семен Илларионов 1943 елда фронтта һәлак булды,  - дип сөйләде ул.

Зина 1956 елда Ульяновка егете Ксенофонт Сидоровка кияүгә чыга, унбер бала таба, ни кызганыч, бүген аларның икесе генә исән-сау. Якташыбыз хәзер кызы Елизавета һәм кияве Николай Рыбкиннар тәрбиясендә гомер кичерә.

Якташыбыз хәзер кызы Елизавета һәм кияве Николай Рыбкиннар тәрбиясендә гомер кичерә: Марат Гомәров фотосы

Зинаида Никитинаның 96 яшьлек туган көненә Россия Президенты Владимир Путин да котлавын җибәргән. Тыл хезмәтчәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан тәм-томлы күчтәнәчләргә дә, район башлыгы Рамил Айбатов җибәргән бүләкләргә дә сөенде. Аларны иясенә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова тапшырды.

Зинаида Никитинаның 96 яшьлек туган көненә Россия Президенты Владимир Путин да котлавын җибәргән: Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев