Түбән Кәминкәдә бик тапкыр, үткен телле халык яши, шунлыктан алар кушаматлар тагарга да бик оста.
Һәр авылдагы кебек, биредә дә кушаматсыз кеше юктыр, кайбер нәселдә әле ул берничә үк. Берәүләр үзенә кушамат белән эндәшүне өнәп бетермәсә, икенчеләре аның белән горурлана.
Әйтик, Нияз абый Гайнуллин үз кушаматлары, аларның килеп чыгу тарихларын да бик яратып сөйли.
Гармунчы Сеньор
Нияз абый гармунчылар нәселен дәвам итә. Аларның кушаматлары да әлеге шөгыльләре белән бәйле бирелгән.
-Түбәнкәминкәлеләр кушамат тагарга бик оста халык. Әтинең кушаматы Сеньор иде. Аңа охшаган француз аккордеонисты булган ди, әти оста гармунчы иде, шуңа Сеньор кушаматы биргәннәр, французларда ир-атларга хөрмәт белән шулай эндәшәләр, - дип кушаматлар тарихына кереп китте Нияз Габделхак улы. – Әти кушаматы белән горурлана иде, әле ул әнигә дә кызык итеп Синьорина дип дәшкәне хәтердә. Ул үзе дә кушаматлар уйлап чыгарырга оста иде. Борынгылар әйткән бит, исемне мулла кушса, калганын халык, урам бирер дигән.
Гайнуллиннарның тагын бер кушаматлары – Куриш (басым икенче иҗеккә төшә). Нияз абыйга күбрәк бабасыннан килгәне ябышкан, авылда аны Куриш Ниязы буларак беләләр.
-Бусының килеп чыгышы аеруча кызыклы. Бабайның братлары Күтәмәгә базарга барганнар, бер рус кешесе килеп, “Ты куришь?” дип тәмәке сораган, русчасы чамалы булган егет: “Я не куришь, брат – куришь” дип җавап кайтарган. Моны авылдашлары ишетеп калган һәм шулай кушаматка әйләнгән.
Түбән Кәминкә китабында, бик күп булмаса да, кушаматларга һәм алар белән бәйле мәзәкләргә бераз урын бирелгән.
Алатырлар һәм Курмышлар нигез салган авыл
Авылга 1725-1730 елларда нигез салынган. Бирегә хәзерге Чувашстан, Татарстанның Чүпрәле, Буа районнарыннан мишәрләр килеп урнашкан. Алар үзләре белән кушаматларын да алып килгәннәр.
-Кушаматлар кешенең юлдашы кебек. Авылга нигез салучылар үзләре белән Алатыр һәм Курмыш кушаматлары алып килгәннәр, - диде Түбән Кәминкә тарихына кагылышлы китап авторы Дамир Таҗиев. – Кушаматлар чынлап та, шаяртып та бирелгән. Аларның күбесен бүген дә кулланалар, күпләр аны гадәти хәл итеп кабул итә. Кушаматларның шактыен авыл китабына да керттек, алар белән бәйле мәзәкләр дә басмада урын алды.

Әйтик: Ата каз, Ауака, Бүтәкә, Мез-мез, Тепи, Туарук, Япай, Газбәй, Кәкәш, Бал Салих, Тавык Мингалим кебек кушаматалар бар. Соңгысы турында китапта менә шундый мәзәк язганнар.
Мингалим абзый күп итеп тавык асраган. Берзаман моның чуар тавыгы югалган. Күрше-күләнгә кереп: “Минем тавык сезгә кермәдеме? Бау таккан идем – төшкәндер, койрыгын кискән идем – үскәндер,” – дип сораштырып йөри икән. Менә шуннан аңа Тавык кушаматы ябышкан.
Салих абзыйга Бал Салих кушаматын бик күп умарта тотканга, бал сатканга бирелгән.
-Ә менә Газбәй кушаматының мәгънәсен төрле сүзлекләрдән, чыганаклардан эзләп карадым, тик таба алмадым, - диде Дамир Нәзир улы.
Нет комментариев