Утыз Имән авылында гомер итүче Гөлнур һәм Рөстәм Вәлиуллиннар йорты әллә каян игътибарны үзенә җәлеп итә, биредә уңган-булган, матурлык яратучы кешеләр яшәгәнлеге күренеп тора.
Аларның бакчалары төрле төсле чәчәкләргә күмелгән, ә капка–коймаларын калайдан ясалган матур чәчәкләр бизи.
-Бакчадагы чәчәкләр көзен шиңә, ә капкадагылары кыш көне дә шул килеш, - диде Рөстәм Газыймҗан улы. – Гөлнур чисталык, матурлык ярата, мине дә шуңа өйрәтте.
Язмышларны дискотека очраштыра
Вәлиуллиннар бер-берсенә пар килгәннәр: тырышлыр, үҗәтләр, тормышта куелган максатларына ирешү өчен ихтыяр көче дә җитәрлек. 45 ел гомер иткән пар вакытларын эшсез уздырырга өйрәнмәгән.
Рөстәм абый белән Гөлнур апа Яр Чаллыда, үзләре әйтмешли, дискотекада танышалар.
-1980 нче елның 30 декабрендә таныштык, - дип сөйләп китте Рөстәм абый. – Бер ел чамасы очрашып йөрдек тә, 1981нең ноябрендә туй иттек. Фатир биргәннәрен көтә-көтә 12 ел яшәдек, ике балабыз туды. Ул бәхетле көнне көтеп бетерә алмадык, авылга кайтып төпләнергә карар кылдык.
Менә шулай итеп Вәлиуллиннар 1993 елда Рөстәм абыйның туган авылына (Гөлнур апа - Әлки районыннан) кайтып йорт төзергә тотыналар. Өч елдан менә шушы өйгә күченәләр дә. Бу йортта уңган-булган ир-ат кулы, геройларыбызның бер-берсенә булган хөрмәте сизелеп тора.
Гаилә сере
-Һәрвакыт үзара киңәшләшеп эшлибез, Рөстәм минем сүземә колак сала, бу үзенә җәлеп иткән иң яхшы сыйфатларының берсе, - дип сүзгә кушылды Гөлнур Кирам кызы. – Кулыннан килмәгән эше юк, агач эшен дә, тимер эшен дә белә, электрчы да чакырмыйбыз. Калайдан чәчәклар ясап йортыбызны бизәде. Бер-береңә ышанганда гаилә дә нык була. Без бер-беребезне тынычландырып, тулыландырып яшибез.
Вәлиуллиннар бербөтенгә әйләнгән кебек, күз карашларыннан аңлашалалар. Рөстәм абый да хатынын мактап кына тора.
-Әүлия ул минем. Элек гел эштә булдым, хәзер авылда имам-хатыйб, шунлыктан бөтен йорт мәшәкатьләре аның өстендә, - диде Рөстәм абый. – Өйдәге тәртип, чисталык, матурлык - аның хезмәте, һәр көнне тәмле-тәмле ашлар белән сыйлый.
Колхоздан - нефтьчегә
Авылда үскән егет белән кыз эштән куркып тормыйлар. Авылга кайту белән колхозга эшкә чыгалар: берсе – шофер, икенчесе – пешекче. Колхозлар таркалгач, Рөстәм абый нефть тармагына китә, Гөлнур апа балалар бакчасында аш пешерүче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Ул елларда үзләре дә йорт тутырып мал асраганнар.
-Мал асрап көн күрдек инде ул вакытта, йорт төзегәндә акча күп кирәк булды, - диде йорт хуҗасы.
Бүген Вәлиуллиннар кош-корт үстерәләр, бакчаларында умарталары да күп.
Нет комментариев