Иске Кадида яшәүче Тәскирә Хәмидуллина алмаз мозаикасы белән мавыга
Безнең якташлар

Иске Кадида яшәүче Тәскирә Хәмидуллина алмаз мозаикасы белән мавыга

Иске Кади авылында яшәүче 74 яшьлек Тәскирә Хәмидуллина инде өч ел чамасы алмаз мозаикасы ярдәмендә чигү белән мавыга.

Бу чорда ул 50гә якын картина иҗат иткән.

Бу чорда ул 50гә якын картина иҗат иткән: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Алмаз мозаикасы, аны шулай ук бриллиант чигүе дип тә атыйлар – өслеге җилем белән каплаган киндергә схема нигезендә  махсус энә ярдәмендә кечкенә генә стразалар ябыштыру. Бик вак эш икәнлеге күренеп тора. Минем түземлек җитмәс иде. Меңләгән стразаларны кул аша үткәрергә кирәк бит. Моңа бит сабырлык та, тырышлык, вакыт та кирәк.

Минем түземлек җитмәс иде: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Тәскирә апа күп еллар сыер савучы булып эшләгән. Кызганыч, 40 ел бергә гомер иткән ире Нурислам 13 ел элек вафат булган. Хәмидуллиннар биш бала үстергәннәр, бүген аларның һәрбесенең үз тормышы. 

-Мин электән үк тегү машинасы белән дус. Хуҗалыкта кирәк вак-төякне үземә үзем тегәм, - ди әңгәмәдәшем. – Ә алмаз мозаикасын күрше Рәхилә апа да күреп чыктым да, мин дә ясап карыйм әле дип башладым. Ошап китте. Алмаз мозаикасын миңа балалар интернет аша кайтарталар. Берьюлы 6 мең сумга берничәне сатып алдым. Бу шөгыльгә акчамны да кызганмыйм.  Кайберләрен бер атна ясыйм, башкасын дүрт-биш көндә ясап бетерәм. Кайберләрендә төсләр күп була, 40тан артык, алар белән озаграк утырам. Дөрес эшләмәсәң, матур килеп чыкмый. Аннаң соң кулларга да зарядка бит. Вак эш, бармакларны эшләтергә, хәрәкәтләндерергә кирәк.

Берьюлы 6 мең сумга берничәне сатып алдым: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Иҗат җимешләрен якташыбыз, нигездә, туганнарына бүләк итә. Тәскирә апа чын иҗат кешесе. Ул пейзажлар белән генә чикләнми, яңа алымнар да үзләштерә. Аның йөрәк җылысы белән эшләнгән иҗат җимешләре өйгә нур чәчеп тора.

- Бу шөгыль мине тынычландыра. Эшли башласам, көннең үткәнен сизми дә калам, иртән тотынам, кичкә кадәр ясап утырам. Әй, туйдым инде, дип ташлаганым булмады,  - ди оста.

Бу шөгыль мине тынычландыра: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Картиналар ясап бетергәч, артык стразлары кала. Тәскирә апа аларны да урнаштыра. Майонез савытларын бизәп, аларны аш-су бүлмәсендә файдалана.


Нет комментариев