Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Якты Тау юлы ремонт сорый

Сентябрь аенда электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан биш хәбәр кергән. Соңгы хәбәр 19 сентябрьдә алынган. Анда Якты Тау поселогына алып баручы юлның начар булуы турында хәбәр ителә. Муниципаль район башкарма комитеты биргән җаваптан күренгәнчә, 2016нчы елга юлларда ремонт үткәрү программасы инде расланган,...

Сентябрь аенда электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан биш хәбәр кергән.

Соңгы хәбәр 19 сентябрьдә алынган. Анда Якты Тау поселогына алып баручы юлның начар булуы турында хәбәр ителә. Муниципаль район башкарма комитеты биргән җаваптан күренгәнчә, 2016нчы елга юлларда ремонт үткәрү программасы инде расланган, әлеге юл участогын 2017 нче ел программасына кертү мәсьәләсе каралачак.
Гомумән алганда, районнан әлеге мәгълүмат системасына барлыгы 75 хәбәр кергән. Якташларыбызны нигездә Интернетның тизлеге канәгатьләндерми, кайберәүләр юлларның начар булуыннан зарланалар. Монда кергән хатлар җаваплы ведомстволарга һәм министрлыкларга җибәрелә. Ун көн дәвамында җавап бирелергә тиеш. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да уңай хәл ителә дип булмый. Кайчак "нигезле кире кагу" (мотивированный отказ) билгесен күреп була.
2013нче елдан эшли башлаган "Халык контроле"на татарстанлылардан барлыгы 52634 дәгъва кергән, шуларның 39349сы хәл ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined