Белеп торыгыз

Туймәттә бер баш терлек югалган

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсе җәйге лагерыннан бер баш мөгезле эре терлек югалган. Тикшерү бара. Теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Чирмешәндә ике кешедән ау мылтык­лары алынган....

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 28 хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсе җәйге лагерыннан бер баш мөгезле эре терлек югалган. Тикшерү бара.
Теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Чирмешәндә ике кешедән ау мылтык­лары алынган.
Түбән Кармалка янындагы төзүчеләр бытовкаларыннан инструментлар урланган. Бу объектны саклаучы булмаган.
Бу атнада өч юл-транспорт вакыйгасы булган, кешеләргә зыян килмәгән.
Юл хәрәкәте кагыйдә­ләрен бозган өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре 79 ке­ше­­гә (берсе - транспорт белән аек булмаган килеш идарә иткән өчен), участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакырту һәм 10 мөрәҗәгать итү кергән. Аларның күпчелеге югары кан басымы уңаеннан булган, өч кеше көнкүрештә тән җәрәхәте алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 42 заявка үтәгәннәр.

Чирмешән районы Туймәт терлек

Нет комментариев