Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Туймәтлеләргә пай җирләре өчен түләнәме?

Инвесторлар (аларны Бөгелмәдән, диләр) узган елда бездә беренче тапкыр бер пайга 500 сум күләмендә акча биргән иделәр. Һәр пай өчен салымны да түләделәр. Ә быел аны үзебез түләдек. Акчасы да күренми әле. Ничек булыр икән? Шул мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. Зөһрә Галимова. Туймәт авылы. Әлеге сорауга Туймәт авыл җирлеге башлыгы...

Инвесторлар (аларны Бөгелмәдән, диләр) узган елда бездә беренче тапкыр бер пайга 500 сум күләмендә акча биргән иделәр. Һәр пай өчен салымны да түләделәр. Ә быел аны үзебез түләдек. Акчасы да күренми әле. Ничек булыр икән? Шул мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.
Зөһрә Галимова.
Туймәт авылы.

Әлеге сорауга Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов болай дип җавап бирде:
-Әүвәл шуны аңлатырга кирәк,"Агропродукт" җәмгыяте Туймәттәге пай җирләрен 2015 елның языннан файдалана башлады һәм көздән бер пайга 2 мең сум исәбеннән түләде. Аның 369 сумы - быел без 2015 ел өчен түләгән салым суммасы, 1631 сумы - җирдән файдаланган өчен бәя. Димәк, 2 мең сум эченә салым суммасы да кергән, дигән сүз.
"Агропродукт" җәмгыяте юристлары белән сөйләшүләр алып барабыз. Алар быел да бер пайга 2 мең исәбеннән расчет ясаячак. Аларның ышанычлы кешесе Әмил Гайнанов ул акчаларны алгач, аларны халыкка исемлек буенча таратачак. Шунысын онытмыйк, быел түләнгән 2 мең сумның 369 сумы - 2016 ел салымы, аны пайчылар киләсе елда түләргә тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы. пай җирләре