Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Петербург метросында шартлау вакытында зыян күргән Чаллы кызы: «Мин метро ишегендәге тәрәзә аша чыктым»

Санкт-Петербургта метродагы шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Чаллы шәһәре кызы да булган. "Анна Стужинага 21 яшь. Террор актыннан соң Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы мәгълүматларында хата китү сәбәпле, Чаллы кызы Аннаның фамилиясен, икенче өлкәдәге кыз белән бутап, Селезнева дип язганнар. Шул сәбәпле, студентның Татарстаннан икәне беркадәр соңга калып...

Санкт-Петербургта метродагы шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Чаллы шәһәре кызы да булган.
"Анна Стужинага 21 яшь. Террор актыннан соң Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы мәгълүматларында хата китү сәбәпле, Чаллы кызы Аннаның фамилиясен, икенче өлкәдәге кыз белән бутап, Селезнева дип язганнар. Шул сәбәпле, студентның Татарстаннан икәне беркадәр соңга калып ачыкланган", - дип хәбәр иткән иде "Татар-информ"га Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин.

"ШК" журналистлары Аняның үзе белән аралашып, хәлен белеште. Хәзер ул Мариин хастаханәсендә дәвалана. Аңа апасы ярдәм итә, табиблар хәлен тотрыклы дип бәяли.

Метрода фаҗига буласы көнне Аня өенә кайтып бара торган булган.

- Метро ишегенә каршы баскан идем. Кинәт ут кабынып алгандай булды, шартлау тавышы ишетелде. Мин битемне кулым белән капладым. Поезд баруын дәвам итте. Туктагач бөтенесе чыгарга ашыкты. Кулларым пеште. Мин метро ишегендәге тәрәзә аша чыктым, - ди Аня.

Хәзер кыз транспортка утырырга да куркам, ди. "Шөкер, метродагы шартлау корбаннары арасында танышларым, якыннарым юк", - дип сөенә.

Бу фаҗига хакында белгәч, Аняның әти-әнисе нык борчылган. Алар Санкт-Петербургтан ерак түгел икенче бер шәһәрдә яшиләр. Аня исә Көнчыгыш институтының икенче курсында, япон телен өйрәнгән. Әмма февраль аеннан лекцияләргә йөрми башлаган, билгеле бер сәбәпләр аркасында, белгечлеген алыштырырга уйлаган. Хәзер Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институтына укырга керергә хыяллана. Фаҗига булыр алдыннан да бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнеп йөрүе булган. Хастаханәдән чыккач, Чаллыга кайтып килергә җыена. Анда аның туганнары яши икән.


Фото: rusvesna.su


Эльвира Мофаззар

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X