Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Олимпиада - Сочида, тәртип - бөтен илдә

Сочи шәһәрендә Олимпиада үтүче көннәрдә бу шәһәрдә генә түгел, ә бөтен ил буенча халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә шундый бурыч куелды. Сочига Татарстаннан барлыгы 2500дән артыграк кеше киткән, шуларның 787се- полиция хезмәткәре. Алар арасында райондашыбыз, полиция кече лейтенанты Радик Закиров та бар. Олимпиада барган чорда...

Сочи шәһәрендә Олимпиада үтүче көннәрдә бу шәһәрдә генә түгел, ә бөтен ил буенча халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә шундый бурыч куелды.

Сочига Татарстаннан барлыгы 2500дән артыграк кеше киткән, шуларның 787се- полиция хезмәткәре. Алар арасында райондашыбыз, полиция кече лейтенанты Радик Закиров та бар.
Олимпиада барган чорда халык күпләп җыелган урыннарда, аеруча автовокзалларда игътибарлы булырга кирәк. Полиция хезмәткәрләренә патрульне көчәйтергә, бу эшкә ирекле халык дружиналарын һәм шәхси сак хезмәткәрләрен дә җәлеп итү сорала. Халыкны җылылык, газ, электр энергиясе белән тәэмин итүдә дә өзеклекләргә юл куймаска. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре һәм юлчылар да үз эшләренә җитди карарга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X