Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мидхәт Хисамиев Туймәт ветераннарына бушлай бөртек өләште

Аллаһының рәхмәте яусын, Әлмәттә яшәүче бу якташыбыз Рамазан гаете алдыннан Туймәттәге әбиләргә һәм бабайларга фитыр сәдакасын шулай ирештерде. Ындыр табагына ике КамАЗга ук төяп бодай һәм арпа бушаттылар. Әлеге бөртекнең ветераннарга - пенсионерларга кайтуы хакында хәбәр бик тиз таралган. -Мидхәт Хаернас улының көтелмәгән бүләген 127 кешегә өләштек. Бер кеше бер...

Аллаһының рәхмәте яусын, Әлмәттә яшәүче бу якташыбыз Рамазан гаете алдыннан Туймәттәге әбиләргә һәм бабайларга фитыр сәдакасын шулай ирештерде.

Ындыр табагына ике КамАЗга ук төяп бодай һәм арпа бушаттылар. Әлеге бөртекнең ветераннарга - пенсионерларга кайтуы хакында хәбәр бик тиз таралган.
-Мидхәт Хаернас улының көтелмәгән бүләген 127 кешегә өләштек. Бер кеше бер капчык бодай, бер капчык арпа алды, бушлай,- ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. Якташыбызга бик зур рәхмәт. Ул гел шулай булышып тора.
Мидхәт Хисамиев һәр бәйрәм саен диярлек туган авылына, мәчеткә дә ярдәм итү җаен таба икән. Сабан туе чыгымнарын да ул күтәрешә. Туймәт тарихы турында китап чыгаруга да өлеш керткән. Зиратта өмә вакытында да ул һәм аның кешеләре булышкан.
-Молодец, Мидхәткә рәхмәт кенә. Бөртек кемгә дә ярый, - ди озак еллар колхозда машина йөрткән пенсионер Наил абый Фәссахов.- Без, мәсәлән, биш баш сыер, атлар, бозаулар да асрыйбыз. 36 гектар пай җирләрен үзебезгә алдык, анда чәчү уздырдык. Малай, килен янында безгә дә эш табыла.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы. ветераннары