Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ике пенсия кемнәргә?

Алар арасында-дәүләт хезмәтендә имгәнү алган инвалидлар, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары һәм башкалар бар.

"Кайбер очракларда русиялеләр ике төрле түләү алу өчен берьюлы ике нигезләмәдән файдаланырга хокуклы. Бу пенсия белән тәэмин итү турындагы законнарда билгеләнгән", - дип хәбәр итә "Кызыл таң".

Беренче төркемгә дәүләткә хезмәт иткәндә барлыкка килгән инвалидлык буенча пенсия алучы русиялеләр керә. Аларга хәрби хезмәткәрләр, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка көч ведомстволары хезмәткәрләре кертелгән. Алар барысы да, инвалидлык буенча түләүдән тыш, картлык буенча страховка пенсиясенә дә хокуклы. Әмма бер шарт бар - аларның минималь эш стажы 12 ел булырга тиеш.

Пенсиягә өстәмәләр алу хокукына ия икенче төркем - һәлак булган хәрби хезмәткәрләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренең гаилә әгъзалары, шул ук вакытта аларга түләүләр 55 һәм 50 яшь тулгач башлана.

Ике тапкыр бирелә торган пенсиягә тиешле еллар эшләгән өчен махсус өстәмә каралган гражданнар дәүләт хезмәткәрләре исәп тота ала.

Шулай ук өстәмәләрне балигъ булмаган балалар тәрбияләүче пенсионерлар да, авыл җирлегендә 30 еллык эш стажы булган пенсионерлар да ала.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев