Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Билгеләргә игътибар ит!

    Чирмешәндә, Беренче Май һәм Шешминская урамнарының район үзәк больницасы каршындагы киселешендә юл билгеләре алыштырылды. Хәзер, әйтик, даруханә ягыннан, Беренче Май урамы буйлап больницага таба менгәндә Чирмешән лицее уңаена борылган автомобиль юлы - төп юл. (Элек башкача иде). "Бу - халык теләген искә алып эшләнде. Чөнки кыш көне тауга таба менеп...

    Чирмешәндә, Беренче Май һәм Шешминская урамнарының район үзәк больницасы каршындагы киселешендә юл билгеләре алыштырылды.


    Хәзер, әйтик, даруханә ягыннан, Беренче Май урамы буйлап больницага таба менгәндә Чирмешән лицее уңаена борылган автомобиль юлы - төп юл. (Элек башкача иде). "Бу - халык теләген искә алып эшләнде. Чөнки кыш көне тауга таба менеп борылып китүче автотранспорт йөртүчеләр өчен юл билгеләренең шушы рәвешле куелуы ансатрак",- диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.

    Машина йөртүчеләрнең кайберләре әле дә, гадәт буенча, билгеләргә игътибар итмичә, төп юлдан боручыларга юл бирми. Бәла-казадан Алла сакласын!

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: