Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Африка чумасы “йокламый”

Соңгы айларда Россиянең төрле төбәкләреннән дуңгызларда куркыныч авыру - африка чумасы ешаеп китү хакында хәбәрләр килеп тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бу йогышлы чир турында онытмаска, тиешле профилактика чараларын күрергә бурычлы. Ветеринария белгечләре даими искә төшереп торалар: чуманың төп чыганагы-авыру терлекләр, димәк, дуңгызларны бары...

Соңгы айларда Россиянең төрле төбәкләреннән дуңгызларда куркыныч авыру - африка чумасы ешаеп китү хакында хәбәрләр килеп тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар да бу йогышлы чир турында онытмаска, тиешле профилактика чараларын күрергә бурычлы.

Ветеринария белгечләре даими искә төшереп торалар: чуманың төп чыганагы-авыру терлекләр, димәк, дуңгызларны бары ябык биналарда асрарга кирәк.
Соңгы вакытта урамнарда йөрүче терлекләр бик очрамый башлады, Андреевка, Шешминка, Мордва Афонькәсе һәм башка кайбер торак пунктларда андый очраклар булгалады.
Район ветеринария хезмәтенең берничә тапкыр кисәтүенә карамастан, "Кара Чишмә" ҖЧҖендә дуңгызларны ябып тоту кирәклеген "оныталар", алар еш кына товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә чыгарылалар.
Самара өлкәсе Шентала районының Ясная Поляна поселогы Чирмешәнгә бик якын урнашкан. Биредә яшәүчеләр утарларында күпләп мал-туар асрыйлар һәм алар еш кына иректә йөри. Бу хәлгә чик кую өчен хәзер чаралар күрелде.
Африка чумасы таралуын булдырмас өчен, дуңгызларга азык-төлек калдыкларын да зарарсызландырып бирү сорала. Куркыныч булмавын раслаучы ветеринария документларыннан башка читтән терлек һәм терлекчелек продукциясен сатып алмаска кирәк.
Йорттагы яки кыргый хайваннар һәлак булганда, яки африка чумасы белән авыруга шикләнгән очракта, кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү зарур.
Рафик Дәүләтшин,
район ветберләшмәсе ветврач-эпизоотологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined дуңгызларда куркыныч авыру – африка чумасы