Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2018 елга истәлекле даталар

ГЫЙНВАР 1 - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка 80 яшь. Шагыйрь Шамил Маннаповның тууына 80 ел (1938-2012). Әдәбият тәнкыйтьчесе Мансур Вәлиевкә 70 яшь. 3 - Язучы Шамил Бикчуринның тууына 90 ел (1928-1991). 7 - Шагыйрь Гиз-эл Габиднең тууына 100 ел (1918-1955). 10 - Язучы Габдулла Галиевкә 90 яшь....

ГЫЙНВАР

1 - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка 80 яшь.

Шагыйрь Шамил Маннаповның тууына 80 ел (1938-2012).

Әдәбият тәнкыйтьчесе Мансур Вәлиевкә 70 яшь.

3 - Язучы Шамил Бикчуринның тууына 90 ел (1928-1991).

7 - Шагыйрь Гиз-эл Габиднең тууына 100 ел (1918-1955).

10 - Язучы Габдулла Галиевкә 90 яшь.

Дирижер, Казахстан ССРның, Татарстан һәм Россиянең халык артисты Фуат Мансуровның тууына 90 ел (1928-2010).

Шагыйрь Ямаш Игәнәйнең тууына 80 ел (1938-1997).

13 - Драматург Фәтхи Бурнашның тууына 120 ел (1898-1942).

Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел (1928-2005).

15 - Җырчы Нәфисә Василованың тууына 75 ел (1943-2006).

Шагыйрь Вазыйх Фатыйховка 60 яшь.

16 - Күренекле галим, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел (1818-1889).

17 - Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел (1928-2002).

21 - Шагыйрь Әгъзам Камалның тууына 100 ел (1918-1943).

25 - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсановага 80 яшь.

ФЕВРАЛЬ

3 - Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 110 ел (1908-1996).

9 - Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел (1938-2011).

12 - Язучы, журналист Шаһинур Мостафинга 70 яшь.

15 - Шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел (1938-2009).

22 - Язучы, сәясәт эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел (1878-1954).

МАРТ

1 - Шагыйрь Рәфикъ Юныска 75 яшь.

2 - Балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел (1898-1948).

3 - Шагыйрь Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел (1928-2002).

5 - Драматург Әнәс Камалның тууына 110 ел (1908-1978).

6 - "Мәктәп" журналының 1 нче саны чыгуга 105 ел.

15 - Язучы-тәрҗемәче Рәис Даутовның тууына 90 ел (1928-2007).

22 - Язучы, публицист Фатих Сәйфи-Казанлының тууына 130 ел (1888-1937).

24 - Язучы, әдәбият галиме Мөхәммәт Галинең тууына 125 ел (1893-1952).

26 - Татарстанның халык язучысы Рабит Батуллага 80 яшь.

АПРЕЛЬ

1 - Шагыйрь Мөнир Мазуновның тууына 100 ел (1918-1987).

5 - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевкә 80 яшь.

10 - Эстрада артисты һәм режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арслановның тууына 90 ел (1928-2010).

10 - 60 ел элек Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла (1958). Бу премия идея эчтәлеге һәм сыйфаты буенча аеруча әһәмиятле булган әдәбият, сәнгать әсәрләренә бирелә.

17 - Композитор Бату Мулюковның тууына 90 ел (1928-1999).

20 - Мәгърифәтче, педагог, төрки телләр һәм татар теле белгече Ибраһим Хәлфиннең тууына 240 ел (1778-1829).

Драматург Сәет Кальметовның тууына 100 ел (1918-1992).

МАЙ

5 - Язучы Зариф Бәширинең тууына 130 ел (1888-1962).

7 - Җырчы, Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел (1908-1962).

16 - Татарстанның халык артисты Дамирә Кузаеваның тууына 70 ел (1948-1993).

20 - Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовка 75 яшь.

21 - Әдәбият галиме Хатип Госманның тууына 110 ел (1908-1992).

28 - Шагыйрь Булат Сөләймановның тууына 80 ел (1938-1991).

ИЮНЬ

3 - Язучы Флүс Латыйфиның тууына 75 ел (1943-1910).

10 - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгуловага 80 яшь.

25 - Архитектор, архитектура докторы, Россия архитектура һәм төзелеш фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы Сәйяр Айдаровның тууына 90 ел (1928-2014).

Әдәбият галиме, текстолог Зөфәр Рәмиевкә 80 яшь.

27 - Шагыйрь Фәннур Сафинның тууына 70 ел (1948-1992).

ИЮЛЬ

1 - Язучы, драматург Диас Вәлиевнең тууына 80 ел (1938-2010).

12 - Композитор, педагог Мирсәет Яруллинның тууына 80 ел (1938-2009).

14 - Рус шагыйре Гавриил Державинның тууына 275 ел (1743-1816).

16 - Әдәбият галиме, театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Бәян Гыйззәтнең тууына 100 ел (1918-1991).

20 - Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгать Галиуллинга 80 яшь (1938).

Рәссам, график Эрот Зариповның тууына 80 ел (1938-2009).

22 - Армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә 95 яшь.

23 - Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, язучы, юрист, профессор Садри Максудиның тууына 140 ел (1878-1957).

27 - Опера җырчысы, педагог Клара Хәйретдиновага 70 яшь.

30 - Каллиграф, график Нәҗип Нәккашка 70 яшь.

АВГУСТ

1 - Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 70 яшь.

4 - Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга 75 яшь.

14 - Күренекле тел галиме Мирфатих Зәкиевкә 90 яшь.

17 - Язучы Вакыйф Нуриевкә 60 яшь.

31 - Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗевкә 60 яшь.

СЕНТЯБРЬ

1 - Эстрада җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсәдуллинга 70 яшь.

9 - Рус язучысы Лев Толстойның тууына 190 ел (1828-1910).

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Вера Минкинаның тууына 100 ел (1918-2011).

14 - Тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Рүзәл Йосыповка 80 яшь.

15 - Химик-органик, Петербург Фәннәр Академиясе академигы Александр Бутлеровның тууына 190 ел (1828-1886).

Язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел (1908-1944).

19 - Композитор Луиза Хәйретдиновага 70 яшь.

27 - Россиянең халык рәссамы Лотфулла Фәттаховның тууына 100 ел (1918-1981).

28 - Мәгърифәтче, педагог һәм галим Әхмәтһади Максудиның тууына 150 ел (1868-1941).

ОКТЯБРЬ

1 - Халык музыка уен коралларында уйнау остасы Фәйзи Биккининның тууына 120 ел (1898-1968)

4 - Шагыйрь Рәмис Аймәткә 50 яшь.

7 - Драматург Данил Салиховка 60 яшь.

12 - Музыкант, композитор Заһидулла Яруллинның тууына 130 ел (1888-1964).

25 - Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның тууына 90 ел (1928-2004).

26 - Актёр, режиссёр Камал I нең тууына 125 ел (1893-1933).

8 - Татарстанның һәм СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 90 ел (1928-2012).

НОЯБРЬ

18 - Тарихчы, профессор Булат Солтанбековка 90 яшь.

20 - Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел (1928-2011).

25 - Шагыйрь Шамил Анакның тууына 90 ел (1928-2005).

ДЕКАБРЬ

1 - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтовага 75 яшь.

3 - Күренекле тел галиме Гыйбадулла Алпаровның тууына 130 ел (1888-1936).

10 - Язучы, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе Ринат Мөхәммәдиевкә 70 яшь.

11 - Шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына 75 ел (1943-1993)

14 - Скрипкачы, дирижёр, педагог Рөстәм Үтәйгә 75 яшь.

20 - Драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел (1918-1978).

21 - Эстрада артисты Әзәл Яһудинның тууына 110 ел (1908-1997).

26 - Язучы Шамил Усмановның тууына 120 ел (1898-1937).

http://magarif-uku.ru/2018-elga-istelekle-datalar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 2018 елга истәлекле даталар

2
X