Юл хәрәкәте
-
Кагыйдә бозган чирмешәнленең штрафы бермә-бер артачак
Февраль аенда район юлларында автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән ике машина йөртүче ачыкланган.
-
Карлы, бозлы юлда машинаны тыңлату авыр
Кышкы чорда юлларда хәл шактый начарлана. Соңгы вакытта, явым-төшем күп булу һәм бураннар аркасында, бу аеруча нык сизелә.
-
Чирмешән автоинспекторлары «Тоннель» операциясенә чыга
Әлеге чара 26 гыйнварда, иртәнге 7дән 9га кадәр район үзәгендә оештырылачак.
-
Чирмешән районы юлында биш автомашина бәрелешкән: имгәнүче бар
Бүген районыбызның Кызыл Яр һәм Югары Кәминкә авыллары арасындагы олы юлда биш автомашина бәрелешкән. Бер машина пассажиры тән җәрәхәтләре дә алган.
-
Чирмешән шоферларының кайберләре хәмердән тыела алмаган
Яңа ел бәйрәмнәрендә районда алты машина йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган. Аларның берсе хәтта юл һәлакәтенә дә сәбәпче.
-
Чирмешәндәге “Тонель”дә утыздан күбрәк машина йөртүче тикшерелгән
Район автоинспекторлары пассажир балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны ачыклау буенча узган «Тоннель» операциясенә нәтиҗә ясадылар.
-
Чирмешәндә велосипед юллары да кирәк
Быел, үткән 11 айда, районда 7 юл-транспорт һәлакәте булган, ягъни былтыргыдан 2гә кимрәк. Шөкер, аларда үлүчеләр юк.
-
Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель” операциясенә чыга
22 декабрьдә районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләр тарафыннан юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк.
-
Чирмешән районында кыр кәҗәләрен машина бәрдергән
Ноябрь азагында бер йөк машинасы районыбыз юлында өч кыр кәҗәсен бәрдергән, хайваннар шунда үлгән. Әлеге хәл төнлә була.
-
Чирмешәндә каршы як юлга чыгу кагыйдәләрен бозучылар күбәйгән
Татарстан юлларында елның узган 11 аенда 250 кешенең гомере өзелгән. Һәлакәтләрнең күпчелеге каршы як юлга чыгып бәрелешүләр аркасында була.
-
Чирмешән районында тагын бер шоферны хөкем иттеләр
Аксубай районында яшәүче Владислав Ярмушкин ел ярым транспорт средстволары йөртә алмаячак.
-
Иске Кади белән Иске Котыш авыллары арасында юл һәлакәте булган
Бүген иртәнге тугызлар тирәсендә ике автомашина бәрелешкән. Анда имгәнү алган бер пассажир хатын-кызны Чирмешән район үзәк больницасына озаталар.
-
Быел Чирмешәндә 64 кеше руль артына исерек хәлдә утырган
Ноябрь аенда исерек шоферларның берсе, машинасыннан төшеп, автоинспекторлардан хәтта җәяүләп качмакчы булган.
-
Чирмешәнлеләргә юлларда сак булырга киңәш итәләр
Кышкы чор башланды. Бу вакытта яңгыр яки кар кебек явым-төшеп, температураның кискен тирбәлеше була, шуңа күрә юлларда еш кына бозлавык барлыкка килә. Әлеге уңайдан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән Чирмешән районы юлларында иминлек саклау турында сөйләштек.
-
Чирмешән районында ике КамАЗ бәрелешкән: имгәнүчеләр бар
Йөк машиналарының берсенең йөртүчесен һәм пассажирын район үзәк больницасына китергәннәр.