Чирмешәндә иң оста машина йөртүче мәктәп укучыларын ачыкладылар
Район үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында автомногоборье буенча республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте.
ДОСААФның район бүлекчәсе базасында оештырылган ярышта яшьләр үзләрен фигуралы йөрү, юлда йөрү кагыйдәләрен белү кебек биремнәрдә сынап карадылар.
Чарада 15 якташыбыз машина йөртү күнекмәләрен күрсәтте. Аларның осталыгын тәҗрибәле машина йөртүчеләр, район автоинспекторлары карап, яшьләрнең әзерлеген югары бәяләделәр.
Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча җиңүне Чирмешән лицее укучысы Динара Хәмитова яулады, Гөлинә Кәлимуллина (лицей) – икенчедә, Марсель Шәрифуллин (Лашман мәктәбе) – өченче урында. Алар Грамоталар һәм бүләкләр ияләре.
Чарада машина йөртү куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге һәм машина йөртүчеләрнең җаваплылыгы турында әңгәмә дә үткәрелде.
Гөлия Кәбирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев