Чирмешән юлларында электросамокатларда йөрүче балалар күбәйде
Электросамокатлар соңгы берничә елда аеруча популярлык казанды.
Җәйге каникул чорында балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәләр, алар арасында да әлеге шәхси мобильлек чарасында йөрүчеләр арта бара. Аларның ялларын ничек имин итәргә? Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.
-Илнур Минсәгыйтович, самокат бик куркыныч транспорт чарасы, диләр. Аны велосипед белән чагыштырып буламы?
-Велосипед транспорт чарасына керә, ә самокат – шәхси мобильлек чарасы. Самокат белән идарә итүче тизлеген сизми. Җәяүленең тизлеге сәгатенә 5 километр саналса, самокатчыныкы – 20 километр. Электросамокатчының зур тизлектә көтмәгәндә килеп чыгуы бар, ул шунысы белән куркыныч. Аны велосипед белән чагыштырып булмый. Шул ук вакытта, балалар самокатта кызык өчен генә йөрсә, кайбер өлкәннәр бу техникага утырып эшкә дә йөри. Димәк, аларның файдалы яклары да бар.
-Билгеле булганча, шәхси мобильлек чаралары белән теләсә кая йөреп булмый...
-Дөрес, олы урамнарда – район үзәгенең Шешминская, Техническая, Титов, Дзержинский урамнарында әлеге чаралар белән йөрү тыела. Бу урыннарда махсус юл билгеләре дә куелган. Тагын шунысын да искәртеп үтәсем килә: велосипедта йөрүчеләр, юл аша чыкканда, транспортларыннан төшеп аннан җәяү генә узарга тиеш.
-Балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә юлыгуын булдырмас өчен районда нинди чаралар күрелә?
-Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре һәм мәгариф оешмалары педагоглары белән берлектә, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр оештырыла. Балаларга юл аша ничек үтәргә кирәклеге турында сөйлиләр, пассажирлар, шәхси мобильлек чаралары кулланучылар өчен кагыйдәләр, шулай ук киемдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искә төшерәләр. Самокатларга килгәндә, аларның да төрлесе була: кайберләре аз егәрлекле, икенчеләре көчлерәк. Кайсында булса да, алар белән ике куллап идарә итәргә кирәк, икәүләшеп йөрергә ярамый. Әтиләр, әниләр балаларга төп кагыйдәләрне аңлатырга тиеш: велосипедта яки самокатта юлның машиналар йөрү өлешендә йөрмәскә, җәяүлеләр кичүеннән ике тәгәрмәчле транспортларыннан төшеп чыгарга, кискен борылышларда сак булырга кирәк.
Ата-аналарга, балаларга, шулай ук машина йөртүчеләргә дә бик игътибарлы булу зарур. Балалар төрле көтелмәгән урыннардан, борылышлардан килеп чыгарга мөмкин. Авыллар эчендә тиешле тизлекне арттырмаска, әкренрәк йөрергә, телефоннарга игътибарны юнәлтмәскә киңәш итәбез.
Мәктәпләрдә җәйге каникул башланды. Бу чорда автоинспекторлар аварияләрне кисәтү максатыннан махсус рейдларны да ешрак үткәрәләр. Юл һәлакәтләренә очрамас өчен кагыйдәләрне истә тоту мөһим. Мотоциклчыларга да, велосипедларда йөрүчеләргә дә кышкы дәвердә онытыла башлаган күнекмәләрен кабатларга кирәк.
-Газета укучыларыбызга самокатлар хакында нинди теләкләрегез бар?
-Ата-аналар, балаларына электросамокат алганчы, иң башта ныклап уйласыннар иде. Самокатта йөрүчеләр гадәттә кич күбәеп китә. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ата-аналарга мөрәҗәгатем: балаларыгызга юлда йөрү кагыйдәләрен көн саен исләренә төшерегез. Аларның куркынычсызлыгын кайгырту – безнең уртак бурычыбыз. Каникуллар хәвеф-хәтәрсез, имин үтсен.
Самокатчыларга кагыйдәләрне искәртү дә комачауламас:
– 7 яшькә кадәр балалар самокатта бары тик өлкәннәр белән генә йөри ала;
– юлның машиналар йөри торган өлешенә чыгу хокукына 14 яше тулган яшүсмерләр генә ия;
– тротуарларда 35 килограммнан авыррак самокатларда һәм сәгатенә 25 километрдан артык тизлек белән йөрү ярамый;
– бер самокатта ике кеше йөрергә ярамый;
– барлык махсус юлларда һәм тротуарларда өстенлек һәрвакыт җәяүлегә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев