Әмир авылы янындагы күпер ремонты байтак сораулар тудырды
Әмир авылы яныннан уза торган трассада, Сөлчә елгасы аша салынган күперне капиталь ремонтлый башладылар, шул уңайдан әлеге участокта автотранспорт хәрәкәте туктатылды.
Билгеле, мондый факт машина йөртүчеләр өчен бик күп уңайсызлыклар тудырды. Җиңел автомобильләр хәзер Лашман аша йөрергә мәҗбүр, ә инде зур йөк машиналарын әйләнеш юл буенча, Иске Элмәле янындагы боҗра аша, җибәрәләр.
Ләкин автотранспорт ияләре, урнаштырылган юл билгеләренә игътибар итмичә, әле дә юлга куелган бетон плитәләргә килеп терәләләр.
Бу мәсьәлә буенча социаль челтәрләрдә дә актив фикер алышу бара. Төп сорау – ни өчен күпер янында ук әйләнеп чыга торган юл ясамадылар? Югыйсә, башка вакытта мондый объектларда ремонт үткәргәндә шулай итәләр бит.
Әлеге сорау белән без “Мостовик” җәмгыяте хезмәткәре, участок җитәкчесе Алексей Мифтаховка мөрәҗәгать иттек.
-Белгечләр белән әлеге мәсьәләне тикшердек. Кызганыч, участок бик катлаулы, биредә техник яктан урау юл төзергә мөмкин түгел. Хәтта үзебез өчен ясалган юлдан да файдалана алмаячакбыз. Форсаттан файдаланып, машина йөртүчеләрдән, транспорт ияләреннән, вакытлыча китергән уңайсызлыклар өчен, гафу үтенәбез, сабыр булырга сорыйбыз. План буенча күперне октябрь азагында файдалануга тапшырырга тиешбез, ләкин аны иртәрәк ясап бетерергә тырышырбыз, - диде Алексей Мифтахов.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев