Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән кадетлары республикакүләм бәйгедә катнашу хокукына ия

“Куркынычсыз тәгәрмәч – 2025” юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторларының район бәйгесендә Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары (җитәкчеләре Юрий Миронов) беренче урынны яулады. Бу команда район данын республика бәйгесендә яклаячак.

Район ДАИ бүлекчәсе базасында узган ярышларда 20 команда катнашты. Малайлар һәм кызлар “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Автошәһәрчек”, “Юл кагыйдәләрен белүчеләр”, “Велосипедта фигуралы йөрү”, “Беренчел медицина ярдәмен күрсәтү буенча белемнәр” этапларында көч сынаштылар.

- Яшь инспекторлар бәйгесе – әһәмиятле профилактика чарасы. Ярышларда катнашу кызык булса, сез юлда йөрү кагыйдәләрен дә яхшырак үзләштерәчәксез. Барыгызга да уңышлар телим, - дип сәламләде командаларны районның ДАИ бүлекчәсе начальнигы Радик Сәйфетдинов.

Әнисә Мәссарова Түбән Кәминкә мәктәбендә 5 нче сыйныфта укый. Ярышларга алар өч кешелек команда белән килгәннәр.

- Ныклап әзерләндек, һәр көнне күнекмәләр үткәрдек, жгут куярга, зиг-заг буенча йөрергә, юл билгеләрен танып белергә өйрәндек. Автошәйәрчекне бер хатасыз үттем, шулай да минем өчен иң авыры фигуралы йөрү, - ди яшь инспектор.

 

- Бәйге ел саен, балигъ булмаганнар катнашында һәлакәтләрне кисәтү эшенең югары социаль әһәмиятен исәпкә алып, оештырыла, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова. - Аның максаты – юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларының эшчәнлеген популярлаштыру, киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем һәм имгәнүләрне киметү.

Бәйге нәтиҗәләре буенча кадетлар мәктәп-интернаты командасы беренче урында, икенчедә – 1 нче Чирмешән мәктәбе укучылары, Чирмешән лицее – өченче. Командаларга, шулай ук шәхси нәтиҗәләре буенча призлы урыннар яулаучыларга кубоклар, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Шулай ук конкурсантлар “Бергә – юл хәрәкәте иминлеге өчен” иҗади бәйгесендә дә көч сынаштылар. Аның нәтиҗәләре буенча Әккәрәй мәктәбе командасы – беренче, кадетлар – икенче, бәркәтәлеләр – өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев