Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә тугыз кеше руль артына исерек хәлдә утырган

Районның ДАИ хезмәткәрләре 18 апрель кичендә автотранспорт белән салган хәлдә идарә иткән ике кешене тоткарлый, аларның берсе – хатын-кыз.

- Кичке 11ләрдә район үзәгендә туктатылган автомашина йөртүчесе – яшь егет алкоголь кулланган булып чыкты, төнге 12ләрдә Казанка юлында җиңел машина тикшерелде: йөртүчесе – хатын-кыз шулай ук салмыш иде, - диде район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Айрат Заһретдинов.

Аның әйтүенчә, ел башыннан районда руль артына исерек хәлдә утырган тугыз машина йөртүче ачыкланган. Киләсе май бәйрәмнәрендә дә автоинспекторлар юллардагы рейдлар санын ешайтачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев