Чирмешәндә мәктәп автобусларын тикшерделәр
Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Автобус» оператив-профилактик чарасы кысаларында, яңа уку елы алдыннан мәктәп транспортларын тикшерделәр.
Чирмешән районы дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов мәктәп автобусларын йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде. Ул Татарстанда һәм районда юл-транспорт һәлакәтләре статистикасын сөйләде, аварияләрнең төп сәбәпләрен тикшерде һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында искәртте.
Автоинспекторлар автобусларның техник торышын, хәвеф төймәләренең төзеклеген, «ГЛОНАСС-112» экстрен чакыру системасына рөхсәтнең, шулай ук барлык кирәкле документларның булуын җентекләп тикшерделәр. Көн саен балаларны ташучы транспорт чараларының куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде.
-Барлыгы 16 автобус тикшердек. Бәя яхшы: аларның документлары тәртиптә, ГЛОНАСС системалары эшли, техник торышлары канәгатьләнерлек. Мәктәп автобусларын йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы белергә, шулай ук аларга йөкләнгән бөтен җаваплылыкны да аңларга тиешләр. Ата-аналар һәм педагогларның күңеле тыныч булсын, уку елы башланыр алдыннан балаларны куркынычсыз йөртү өчен барлык чаралар да күрелгән, - диде район автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Радик Сәйфетдинов.
Үткәрелгән тикшерү районың барлык мәктәп автобусларының куркынычсызлык таләпләренә туры килүен һәм укучыларны ташуга әзерлеген күрсәтте.
ДАИ хезмәткәрләре, куркынычларны киметү һәм мөмкин булган кагыйдә бозуларны булдырмау өчен, уку елы барышында да тикшерүне дәвам итәчәкләр.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев