Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында юл һәлакәтләре саны кимегән

Бу елның җиде аенда район территориясендә ике юл-транспорт һәлакәте булган. Әлеге сан, үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, бергә кимрәк.

–Алар барысы да машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Гомумән, 2021 елдан башлап, район территориясендә зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе күзәтелә, – ди район автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Заһретдинов.  –2024 елда – өч, 2023 һәм 2022 елларда – дүртәр, 2021 елда алты шундый авария теркәлгән.

Быелгы юл һәлакәтләрендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше яраланган. Былтыр да бер авария шундый олы кайгы белән тәмамланган. 2024 елдагы юл-транспорт һәлакәтләрендә алты кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алган.

Яхшы хәбәр – матди зыян китергән аварияләр саны да кимеде: җиде айда 49 авария теркәлгән, узган елның шул ук чорында 73 булган.

ДАИ искә төшерә: юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү, ашыкмау һәм руль артында игътибарлылык – юлларда куркынычсызлык нигезе. Үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев