Чирмешән юлында һәлакәт: машина йөртүченең гомере өзелгән
Узган якшәмбе көнне олы юлдан Казанка авылына борылышта юл-транспорт һәлакәте булды. Ни кызганыч, анда Казанка авылы кешесенең гомере өзелгән.
Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ВАЗ-2107 автомашинасын идарә итүче 63 яшьлек ир-ат кичке сәгать алтылар тирәсендә Чирмешән ягыннан хәрәкәт итеп, Казанка авылына сулга борылганда, каршыга килүче йөк машинасына юл бирми. Бәрелешү аркасында җиңел автомобиль йөртүче шунда ук җан бирә.
Якташыбызның машина йөртү стажы 25 ел булган.
Мәрхүмнең якыннарының хәсрәтләрен уртаклашабыз. Зинһар, юлларда сак булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев