Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель”дә 30 машина тикшергән

Бу атнада Чирмешәндә узган “Тоннель” операциясе барышында район автоинспекторлары 30 машина туктаткан, бер йөртүчегә карата штраф беркетмәсе төзелгән.

-Әлеге профилактик чара барышында балаларны автомашиналарда йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар бирдек. Район үзәгенең балалар бакчалары биналары янында иртәнге якта тикшерелгән 30 машина йөртүченең берсенә карата беркетмә төзелде. Салонында бала булуга карамастан, әлеге якташыбыз куркынычсызлык каешын такмаган иде, әлеге иратка 1500 сум күләмендә штраф бирелде, - диде район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Рәзил Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев