Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр
Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогында исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән тагын бер кешенең эше тикшерелгән.
Самара өлкәсенең Шентала станциясендә яшәүче Алена Иванованы автоинспекторлар кичке якта Чирмешәндә туктатканнар. Тикшеренүдән баш тартса да, спиртлы эчемлек куллану билгеләре: алкоголь исе, сөйләгәндә буталып китү, бит төсендә, үз-үзен тотышында үзгәреш ачык күренгән. Өстәвенә, аның йөртү таныклыгы да булмаган. Суд барышында Иванова үз гаебен тулысынча таныган. Аңа 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын
тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев