Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешән районы автоинспекторлары каршы як полосага чыгучыларны тикшерә

Быелның үткән җиде аенда республикада тиешсез урында каршы як юлына чыгу сәбәпле 134 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Аларда 56 кешенең гомере өзелгән, 223се төрле тән җәрәхәтләре алган. Шундый аварияләр санын киметү һәм булдырмау максатыннан, район автоинспекторлары августның 22нән 31нә кадәр “Каршы як полоса” профилактика чарасы үткәрәләр.

-Алда баручы транспорт чарасын узып китүне башлаганчы, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында ул башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауламаячагына инанырга тиеш. “Узып китү тыела” юл билгесе гамәлдә булган зонада тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук азакта күтәрелү, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда узып китү тыела, - ди район дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Радик Сәйфетдинов.

Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен машина йөртүчегә 7500 сум күләмендә административ штраф салына яисә ул транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителә. Кабат административ хокук бозган очракта, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан бер елга кадәр мәхрүм итү каралган, моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан хокук бозу кылынганда, яки әлеге гамәлне кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, дип хәбәр иттеләр инспекторлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев