Чирмешәндә “Язгы каникул” чорында балаларны машинада йөртүгә игътибарны арттыралар
17 марттан 30 мартка кадәр Татарстанда, шул исәптән безнең районда да, балалар арасында юл-транспорт бәла-казаларын булдырмауга кагылышлы “Язгы каникул” чарасы узачак.
2025 елның беренче ике аенда республика юлларында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 41 бала имгәнгән. Бәлага таручыларның күпчелеге – пассажирлар (21 юл-транспорт һәлакәтендә 26 бала җәрәхәтләр алган). Дәүләт автоинспекциясенең район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу чорда безнең районда балалар катнашында аварияләр теркәлмәгән.
-Җиңел автомобильдә балаларны йөртү алгы утыргычта 12 яшькәчә, арткы утыргычта 7 яшькәчә (сабыйның авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны йөртү өчен махсус җайланмалар кулланып кына) ярый. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова.
Район автоинспекторлары профилактика чарасы үткәрү чорында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча эшне активлаштыралар. Тыңламаучыларга өч мең сум күләмендә штраф каралган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Андыйлар турындагы мәгълүмат профилактик эш өчен ул белем ала торган мәгариф оешмасына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев