Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчене хөкем иттеләр

Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы исерек килеш машина йөртүче бер кешегә карата янә карар чыгарды.

Суд барышында аның гаебе тулысынча расланган.

Лениногорск шәһәрендә яшәүче Борис Юшмановны 45 мең сум штрафка тарту һәм 1 ел да 6 айга транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылган. Гаеплене Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында туктатканнар. Тикшерү нәтиҗәләре әлеге машина йөртүченең салмыш булуын раслый, аңарда алкоголь эчемлек куллану билгеләре дә ачык күренгән. Суд утырышы барышында ул гаебен тулысынча таный.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын

тәэмин итү буенча район комиссиясе бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев