Безнең якташлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ике чирмешәнле якташларына район газетасы бүләк итте
“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Шакиров әтисенең туган авылы Лашманнан ун хатын-кызны 2026 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырды. Бүләк ияләре – СВО да катнашучы авылдашларының әниләре.
-
Чирмешән аграр техникумы студентлары СВОда катнашучыларга окоп шәмнәре җибәрде
Чирмешән аграр техникумы студентлары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм итү максатыннан “Яхшылык шәмнәре” акциясе оештырды.
-
Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе ветераннарны район газетасына яздырды
Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе-лесничие Алмаз Мотыйгуллин якыннарына һәм ветеран урманчыларга Яңа ел алдыннан кабат бүләк ясады.
-
Иске Кади авылыннан Кәүсәрия Нуретдинова 3 яшендә телсез кала
Иске Кади авылында яшәүче Кәүсәрия Нуретдиновага 85 яшь. Сөбханаллаһ, аңа һич бу яшьне бирмәссең. 3 яшеннән колаклары ишетмәгән якташыбыз һич боегып тормый, бик ачык күңелле, елмаеп кына тора.
-
Чумачка авылында туган, шунда гомер иткән Оркыя Фартдинованың 90 яшьлеген Чирмешәндә үткәрделәр
Чумачка авылыннан Оркыя Фартдинова 90 яшьлек юбилеенда яшьлек хатирәләрен яңартты.
-
Югары Чегодайдан 95 яшьлек Зөләйха әби кунаклар җыйды
”Югары Чегодай авылыннан Зөләйха Кәримовага узган атнада 95 яшь тулды. Юбилее белән котларга килүчеләрнең үзләренә дә озын гомер теләде ул.
-
Иске Кади кызы Ләйсән тәрҗемәче яки юрист булмакчы
Иске Кади урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ләйсән Минсафина барлык фәннәрдән дә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый һәм мәктәп тормышында да актив катнаша.
-
Чирмешән педагогы 70 мең сумлык грант отты
Район балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альбина Гыйльфанова республика мәдәният оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләре арасында танылды.
-
Чирмешән районында тормыш кайный
2025 елның да соңгы аена кердек, ел төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Үтеп баручы ел газета укучыларыбыз күңелендә нинди вакыйгалар белән кереп кала, аларның көннәре ничек уза? Сорашуыбыз шул хакта.
-
Чирмешән балалар сәнгать мәктәбенең яшь белгече 1 миллион сум премия откан
Район балалар сәнгать мәктәбе концертмейстеры Диләрә Шәйдуллина “Авыл мәдәният хезмәткәре” (“Земский работник культуры”) республика бәйгесендә җиңгән.
-
Туймәттән Миңлегөл Гатина: “Еламаган көнем юк”
Туймәт авылында яшәүче 76 яшьлек Миңлегөл Гатина - бүген оныкларына әти дә, әни дә. Ул оныгы Салават белән яши, әле август аенда гына оныгы Гүзәлне кияүгә биргән.
-
Туймәттән Саниянең кул җылысы салынган оекбашларны киючеләр күп
Туймәт авылында яшәүче Сания Шәрифуллинаның сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булса да, ул үзенә шөгыль таба, вакытын бушка уздырмый. Сау-сәламәт кешеләр дә булдыра алмыйбыз дип торганда, аның кулыннан бишинә, ыргак төшми диярлек.
-
Югары Чегодайдан Гыйниятуллиннар авыл белән шәһәр арасына “тузан төшермәгән”
Нәкыя һәм Ринат Гыйниятуллиннар Югары Чегодай авылының уты сүнеп бара торган бер йортның тәрәзәләренә кабат ут кабызганнар. Алар авылда инде өченче кышны каршыларга җыеналар.
-
Яңа Элмәле авылыннан Николай Портнов үзе эшләгән К-700 тракторын “кечерәйткән”
Яңа Элмәле авылыннан Николай Портнов үзе ясаган тракторын тәүлегенә бер тапкыр булса да кабызмаса, тынычлап йоклый алмый.
-
СВОдагылырга гуманитар ярдәм итүче кайбер чирмешәнлеләрне бүләкләделәр
Район оешма, учреждениеләр җитәкчеләренең чираттагы атналык киңәшмәсендә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив райондашларыбызны зурлады.