Лашманнан Динмөхәммәтовлар “Безнең Чирмешән”нән ике бүләк алып китте
Лашманда яшәүче Кадрия Динмөхәммәтова район газетасына язылучылар арасында оештырылган отыштан хәтта ике бүләк алып китте.
Динмөхәммәтовлар үзләре өч литр бал отсалар, Кадрия апаның әтисе – Рәфкать Сәлаховка пластик торбалар ябыштыру аппараты чыкты. 94 яшьлек Рәфкать бабай отышларда гел катнаша. 2025 елның беренче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән”гә язылган квитанциясен редакциягә үзе китереп биргән иде. Анысында отыш булмаса да, быел аңа да бәхет елмайды.
-Район газетасына язылмый калганны хәтерләмим, бик яратып укыйбыз. Әти олы яшьтә булса да, аның бер хәрефен дә калдырмыйча укый, район яңалыклары белән танышып бара, - диде Кадрия Рәфкать кызы. – “Безнең Чирмешән”дә бик кызыклы, файдалы мәкаләләр басыла. Газета хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телим, иҗат чишмәгез саекмасын. Безне куандырган иганәчеләргә зур рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев