Кара Чишмә авылыннан Нәсимә Идиятованы Путин да котлаган
Кара Чишмә авылыннан Нәсимә Идиятованың 95 яшьлек юбилеена балалары мул табын корганнар. Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге дә килеп тәбрикләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасыры Ләйләгөл Моксинова юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын ирештерде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Нәсимә әбинең балалык еллары авыр сугыш елларына туры килә, гаиләдә биш малайга бер генә кыз булса да, иркәләнеп үсәргә туры килми. Әтисе Бөек Ватан сугышына китә, әнисе эштә вакытта энеләрен карау аның өстендә була.
Үсеп буй җиткәч, Нәсимә күрше егетенә тормышка чыга, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр (иренең вафатына инде 30 ел). Якташыбыз пенсиягә чыкканчы колхоз эшендә була. Уңган хуҗабикәнең өендә дә - тәртип һәм чисталык, кызларында да шул сыйфатларны тәрбияли.
-Әни бик түзем, ярдәмчел кеше. Элек бит бакчада күпләп суган үстерә идек, үзебезнеке кисеп бетмәсә дә, күршеләргә кереп булышып чыга иде, - ди кызы Халидә. – Каенанасы – әбиебез белән дә аңлашып гомер иттеләр.
Нәсимә Гариф кызы инде ун ел кызы Халидә, кияве Шәрифҗан тәрбиясендә яши. Алар Түбән Кама шәһәреннән күчеп кайтканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев