Иске Кадидан Минабовлар өч инкубаторда бәпкәләр чыгаралар
40 елга якын Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Затия һәм Мәсхүт Минабовлар туган авыллары Иске Кадига кайтып төпләнгәннәр. Аларның заманча өйләре – урам яме.
Минабовлар гаилә корып, берничә ел авылда яшәгәннән соң шәһәргә барып урнашалар. Биредә эшле, фатирлы булалар, балалар үстерәләр. Шулай да сала кешеләрен авыл гел үзенә тартып тора, алар әниләре янына еш кайтып йөриләр.
“Әни йорты көл булды”
-2012 елда әнинең йорты янып, көлгә әйләнде. Хәзер инде кайтып туктар урыныбыз да калмады, дигән уй килде башка. Авылда йорт төзергә шул вакыйга этәргеч бирде, - дип сөйләде Затия Гата кызы 13 ел элек булган хәлләр турында. – Шул ук елны өебезнең бурасын күтәреп, түбәсен яптык.
Берничә ел эчендә йортны өлгертеп тә куялар Минабовлар. Пенсиягә чыкканчы кайтып-китеп кенә йөрсәләр, эштән туктагач, монда бөтенләйгә күченәләр. Тораксыз калган әниләрен дә сыендыралар, тәрбияләп соңгы юлга озаталар.
Яңа шөгыль
Минабовлар авылга кайтканнарына бер дә үкенмиләр. Эшләп үскән, авыл тормышы бик яхшы таныш булган гаилә авылга кайткач, үзләренә яңа шөгыль таба – инкубаторда кошлар чыгарып үстерә башлыйлар. Хәзер аларның өч инкубаторы бар, анда бройлер чебиләре, үрдәк, каз бәпкәләре чыгаралар.
-Иң элек бройлерлар чыгара башладык, хәзер каз, үрдәк йомыркалары да куябыз. Бройлер йомыркаларын читтән сатып алабыз. Ә үрдәк йомыркалары үзебезнеке, күркә-үрдәкләребез бар, абыйлар каз тота, анысын да эзләп йөрергә кирәкми, - ди хуҗабикә. – Берничә ел күркәләр дә чыгарып карадык, 20 йомыркадан 17 кош чыгып үсте. Алар бик нәзберек кошлар, җылы яраталар.
Сезон февральдә башлана
Минабовлар сезонны февральдә башлыйлар: инкубаторга йомыркалар куялар, март аенда инде сары йомгаклар йөгерешә башлый. Кошларны җылы урында үстерү өчен, Мәсхүт абый махсус җайланма – браудерлар ясаган, ул урнашкан бинага мич тә чыгарган.
Бәпкә-чебешләрне бераз үсә төшкәч, теплицага күчерәләр. Бер теплицаларында яшелчәләр үстерсәләр, икенчесе – кошлар өчен.
-Гадәттә, соңгы партия йомыркаларны июль-август айларында куябыз, - ди Затия апа. – Шулай да бер елны тәҗрибә ясап карадым, йомырка сала торган (несушка) чебиләрне ноябрьдә чыгардым, җылы абзарда бик яхшы үстеләр.
Тәмле үрдәктән авыз итегез
Кошчылык белән шөгыльлләнүче Затия апа үрдәк түшкәсен бик тәмле итеп әзерли. Ул үзенең рецептын газета укучыларга да тәкъдим итте.
Үрдәк түшкәсенең эченә бүлгәләп алма һәм кара җимеш тутырырга, ә тышына соус (горчица, бал, аджика, тоз, борыч) сөртеп, берничә сәгатькә салкынча урынга куеп торырга. Шуннан соң аны җиңсәгә (рукав) тыгып, газ мичендә 1 сәгать 30 минут пешерергә. Бик тәмле була, сез дә әзерләп карагыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев