Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Терлекче депутат: Иске Котыштан Анна Доркаева 90 яшькә җитте

Иске Котышта гомер итүче Анна Доркаева җәй көннәрендә бакчасында үсүче чүп үләннәренә көн күрсәтми. 90 яшендә дә аның кулыннан матигы төшми.

Анна Савельевнаның гомере тырыш хезмәттә үткән. 25 ел колхозде сыер савучы булып эшләгән, Самара өлкәсендә яшәгәндә бозаулар караган. Аңа оста терлекче таныклыгы да биргәннәр, депутат итеп тә сайланган. Пенсиягә чыккач тә әле алты ел май ясый торган заводта хезмәт куйган.

-Гел авыр хезмәттә булдым, шулай да Ходай исәнлекне биргән, соңгы вакытларда гына колак начар ишетә башлады, хәтер дә начарланды, - дип сөйләде юбиляр кунакларга.

Анна Доркаеваны гомер бәйрәме белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова район башлыгы Рамил Айбатовның котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.

-Әни тәртип ярата, аның ишегалдында, бакчасында - чисталык. Анда чүп үләннәренә баш калкытырга да ирек бирми, - диде килене Зинаида Кузьминична. – Ковид белән бик нык авырды, тернәкләнүенә ышанмаган да идек, Аллаһыга шөкер, терелде. Ул туганнары арасында иң озын гомерлесе, әти-әнисе дә, апа-сеңелләре дә 90 яшькә  җитә алмады.

Анна Савельевна үзе генә яшәсә дә, ялгыз түгел. Авылда яшәүче улы Михаил белән килене Зинаида хәлен белеп, карап торалар, юбилей мәҗлесен дә үзләрендә оештырганнар. Бәйрәмгә әбинең туганнарының балалары да җыелган. Юбилярның баласы бер генә булса да, оныкларга бай ул: өч оныгы, алты оныкчыгы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев