Безнең якташлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Иске Элмәледән Виктор Иванов Ватан сакчысы һөнәрен сайлаган
Иске Элмәле егете Виктор Иванов тормыш юлын армия, Ватанга хезмәт итү белән бәйләгән. Ул – офицер, подполковник.
-
Чирмешәнлеләрне күрше республикада да хөрмәт итәләр
Якташыбызны, Яңа Элмәле мәдәният йортының бүлек мөдире Александра Ильдирякованы, Әлки районында үткән «Уяв» бәйрәмендә бүләкләделәр.
-
Чирмешәннән Оксана Сидорованың тәмле ашларын Самарада да беләләр
Чирмешәннең үзәк ашханәсендә инде 30 нчы ел эшләүче Оксана Сидорованың хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу. Ул хезмәт юлын 1994 елның ноябрендә официант буларак башлап җибәрә.
-
Сосновка авылының хат ташучысы приз отты
Девичья Поляна авылында яшәүче Елена Андронова хат ташучы булып эшли.
-
Ульяновкадан Елена Симухина “Безнең Чирмешән”не авылда иң беренче булып укый
Ульяновка авылында яшәүче Елена Симухина “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе оештырган акциядә приз отучыларның берсе.
-
Түбән Кармалка пенсионеры “Безнең Чирмешән” газетасы акциясендә хуҗалыкта кирәкле эш коралы отты
Түбән Кармалка авылында яшәүче пенсионер Мария Белобородова район яңалыклары белән “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасы аша таныша.
-
Кармыштан Гарифуллиннар “Безнең Чирмешән” газетасы редакцисеннән термопот алып китте
Кармыш авылында яшәүче Гарифуллиннар гаиләсе “Безнең Чирмешән” газетасына язылучылар арасында үткәрелгән акциядә термопот отты.
-
Лашман мәктәбен тәмамлаучылар 45 елдан соң очрашты
Район үзәгендә оештырылган бәйрәмдә яктарак басып торган бер төркем олырак апалар һәм абыйларга күзем төште. Белешсәм – сыйныфташлар очрашуы икән.
-
Ивашкинодан Сулагаевларның күчтәнәчләре барына да җитә
Ивашкино авылыннан Екатерина һәм Андрей Сулагаевлар мөгезле эре терлек тотмыйлар, ә менә куян, каз, үрдәк үстерү - яраткан шөгыльләре.
-
Туймәттән 87 яшьлек Роза әби хәрбиләргә оекбашлар бәйли
Гөлнур Гайфетдинова, әнисе Роза Ногманова белән, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бәйләгән оекбашларының исәбен дә хәтерләми.
-
Яңа Элмәле авылы фермерларына кышкылыкка 100 төргәк печән кирәк
Яңа Элмәледән Митюковлар гаиләсе сөткә бәянең түбән булуыннан риза түгел. Бер литр сөтне алардан 24 сумнан гына сатып алалар.
-
Чирмешән районында бер көнне ике якташыбызга 95 яшь тулды
Бер көнне ике якташыбыз: Лашманнан Якутөлҗамал Галиева һәм Тукай поселогыннан Минхаҗәр Нигъмәтуллина 95 яшьлек юбилейларын үткәрделәр.
-
Иске Үтәмеш артистлары Чатыр тауга менде
Татарстанның иң бөек ноктасында – Чатыр тау калкулыгында төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» милләтара халык иҗаты фестивале узды.
-
Түбән Кәминкәгә солдат кайтты
Бу көннәрдә Түбән Кәминкә авылында бер ел армия хезмәтен тутырып кайткан Булат Гайнуллинны каршы алдылар.
-
Чирмешән автоинспекторлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Хезмәткә – хөрмәт