Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәндә элеккеге район башлыгы Минсәгыйть Шакировны искә алдылар

Бүген Чирмешәннең элеккеге район башлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр советын да җитәкләгән Минсәгыйть Шакировны искә алу чарасы уза.

Чарага килгән «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Рамил Айбатов һәм Минсәгыйть Шакировның дуслары, төрле елларда күрше районнарны җитәкләгән яки җитәкләүче шәхесләр Лашман авылы зиратындагы аның каберенә чәчәкләр куйды.

1948 нче елда туган Минсәгыйть Закир улының гүр иясе булуына өч ел узган.

Ул 2023 елның 15 гыйнварында 75 яшендә арабыздан китте. Район үзәгендәге кафеда көйләнгән табынга мәрхүмнең авылдашлары, хезмәттәшләре, бергә эшләгән чордашлары чакырылган иде.

Бу көнне күпләр Минсәгыйть Шакировны матур хатирәләр белән искә алды.

Ул 1948 елның 1 июнендә ТАССР Чирмешән районы Лашман авылында туган. 

 Хезмәт юлы

  • 1966-1978 ТАССР Октябрь районы «Дуслык» газетасы әдәби хезмәткәре.
  • 1968-1978 ТАССР Чирмешән районы машина-сугару станциясе өлкән белгече, баш инженеры, ТАССР су хуҗалыгы министрлыгы ПМК башлыгы.
  • 1978-1981 КПССның Чирмешән район комитеты икенче сәркатибе.
  • 1981-1983 Сарытау югары фирка мәктәбе тыңлаучысы.
  • 1983 ТАССР Яңа Чишмә районын оештыру бюросы әгъзасы.
  • 1983-1987 КПССның Яңа Чишмә район комитеты икенче сәркатибе.
  • 1987-1988 ТАССР Чирмешән районы Советы рәисе.
  • 1988-1990 КПССның Чирмешән район комитеты беренче сәркатибе.
  • 1990-2005 Татарстанның Чирмешән районы Советы рәисе, хакимият башлыгы.
  • 2000-2004 II чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
  • 2006-2010 Чирмешән муниципаль районы башлыгы.
  • 2010 елдан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе.
  • «Татарстанда җирле үзидарә» журналы редколлегиясе рәисе.

2023 елның 15 гыйнварында вафат. Туган ягы ― Чирмешән районы Лашман авылында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев