Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Лашманнан 90 яшьлек Оркыя әби һинд кинолары яраткан

Лашман авылыннан Оркыя Галимовага 90 яшь тулды. Гомер буе сыер савучы булып эшләгән юбилярны район җитәкчелеге дә барып котлады.

-“Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында әүвәл бозаулар карадым, аннан соң гел сыер саудым, алдынгы булдым, медалем дә бар. Яшьрәк чакта фермадан кайткач, клубта һинд кинолары карарга да өлгерә идек, - дип сөйли Оркыя Нуриәхмәт кызы.

Оркыя һәм Һадый (2025 елда мәрхүм) Галимовлар ике бала үстергәннәр. Юбилей үткәрүче әби бүген кызы Алсу янында – төп йортта яши. Ә туган көннең аш-суга мул табынын улы Дамир, килене Ландыш өендә көйләгәннәр.

-Безнең әни күп күрмәде, күп ишетмәде, күп белмәде, яхшы булды. Рәхмәт, балаларны үстереште, - диде каенанасы хакында килене Ландыш.

Оркыя Галимованы 90 яшьлеге белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов барып тәбрикләде. Ул юбилярга район башлыгы Рамил Айбатовның котлавын һәм бүләген ирештерде.

-Аллаһыга шөкер, гомерем күңелле үтте. Балаларым карый. Этебез Малыш бар, аны мин ашатам, хайван - үзенә күрә бер юаныч әле ул, - диде Оркыя әби.

автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев