Күтәмәдән Любовь Иванкина өченче тегү машинасы “туздыра”
Күтәмә авылында яшәүче 61 яшьлек Любовь Иванкина үзе дә, балалары да үзенчәлекле, башкаларныкына охшамаган киемнәр кия. Ул барысын да үзе теккән. Якташыбызның тегү машинасын кабызмаган көннәре сирәк.
Нәселдән килгән сәләт
Любовь Геннадьевна тегүчелек белән мәктәптә укыган чакларында ук кызыксына башлый. Бу сәләте аңа әнисеннән күчкән. Заманында алар үзләре дә әниләре теккән күлмәкләр киеп үсәләр.
-Ул вакытларда кибетләрдә сатып алырга кием юк иде, ә материалны “юнәйтелгән кибетләрдән” сатып ала идем, - ди оста. – Балаларга күлмәк, чалбарлар гына түгел курткалар, ветровкалар да тектем. Аларны комбинацияләп, төрле рәсемнәр төшереп үзенчәлекле итәргә тырыша идем. Үземә күлмәкләр, костюмнар да тектем.
Тәүге машина
Любовь Иванкина, тормышка чыккач, үзенә тегү машинасы сатып ала, беренчесе - аяк машинасы була. Соңрак электр машинасы юнәлтә, бүген эшли торганы инде өченче “техникасы”.
-Беренче машинаны кулдан алган идем. Бик көчле техника булды ул, күп хезмәт итте, сапогига замоклар да тектем мин аның белән, - дип ул елларны искә алды Любовь Геннадьевна. – Башлаган эшемне бетереп нәтиҗәсен күрер өчен, төннәр буе тегеп утырганым хәтердә.
“Җанга тынычлык алам”
Хәзер кибетләрдә ни теләсәң, шуны сатып алырга була, тик оста шөгылын ташламый. Киемнәрне үзгәртеп тегәргә, иске әйберләргә “икенче гомер” бирергә ярата. Өйләрендәге барлык әйберләрне дә үзе тегә. Үзенчәлекле тәрәзә пәрдәләре (шторлар), челтәрләр, урын-җир әйберләре (постельный комплект), мендәр тышлары - барысы да аның кулы аша узган.
-Бу эш миңа җан тынычлыгы бирә, - ди ул. - Машина артына утырып тегеп алсам, рәхәт булып китә. Гомер буе нефть тармагында эшләдем, әмма тегү – минем тынычлык чыганагым. Әле менә футболкалардан үземә халат тегеп кидем.
Любовь Иванкинаның тагын бер шөгыле бар - ул ыргак белән урындык япмалары бәйли, алар да өй бизәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев