Кызыл Яр поселогында туып үскән Мөнирә Гурьевага 102 яшь тулды
Кызыл Яр поселогында туып үскән, гомере буе диярлек шунда яшәп хезмәт куйган Мөнирә әби Гурьевага 102 яшь тулды.
Туган көне белән әбине котларга күрше Әлмәт районы Елховой авылына барганнар.
Бүген ул монда кызы Роза, кияве Фәндәс тәрбиясендә гомер кичерә.
Әби, Аллага шөкер, күз тимәсен, әле бүген дә бик матур хәлдә. Кунакларны да ачык йөз белән, елмаеп, сөенеп каршы алган. Гасыр яшьтәше булган Мөнирә әби әле зирәк акыллы, яхшы күрә, ишетә.
Аны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мохсинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты директоры Наил Мостафин, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗевлар килде.

Әбине туган көне белән котлап, район башлыгы Рамил Айбатов та бүләкләр җибәргән.
Гурьевлар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөнирә әбинең бүген 16 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Якташыбызның туган көненә дә балалары кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев