Чирмешән районында бер көнне ике юбилярны 95 яшьлекләре белән котладылар
Туймәттә яшәүче Факыя Галимовага һәм Иске Сережкино авылыннан Елизавета Илюхинага 1 гыйнварда 95 яшь тулды.
Факия Хөсәин кызын язмыш үзенчә сыный. Ул тормышка чыкмаган, балалары юк. Гомере буе эшләгән дә эшләгән. Уңган, булган якташыбызны юбилей көнне барысы да мактап телгә алды. Шөкер, ул ялгызлык тоймый, энесе Самат, килене Зөһрә тәрбиясендә, барына шөкрана кылып яши. Урыны чиста, җылы, ашы пешкән, дигәндәй.
Елизавета Константиновна Илюхина исә 50 елга якын авылдашы - ире Исаак белән гомер иткән. Алар өч бала үстергәннәр. Кызганыч, бүген исе әбинең ире һәм бер баласы гүр ияләре.
-Безнең әни, башка яшьтәшләре кебек үк, күп авырлыклар кичергән. Яшьли колхозда эшләгән, сарык көтүе көткән, дуңгыз фермасында да хезмәт куйган, бозаулар да караган, - ди бүген әнисе янында яшәүче кызы Ольга Исааковна. Тагын бер кызы Тверьдә яши.
Юбилярларны гомер бәйрәмнәре белән район хакимиятеннән дә килеп котладылар, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.
- Форсаттан файдаланып, әниебезгә, гомумән, өлкәннәргә шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен район җитәкчесенә һәм үзебезнең Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлгы Рәфис Минголовка бик зур рәхмәт җиткерәсе килә. Өлкәннәргә бит бүләкләр дә кирәкми, иң мөһиме – игътибар, - диде Ольга Исааковна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев