Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан Зәрига Дәүләтшина 42 ел бер отпускасыз эшләгән

Ноябрь аенда 90 яшь тулды Зәрига әбигә. Туган көне белән котларга килгән кунакларга җырлап та күрсәтте юбиляр.

Уйнат гармуннарыңны ла

Сайрат  былбылларыңны.

Шул гармуннар тарата бит

Хәсрәт-кайгыларымны.

-Колхозда 13 ел көтү дә көттем. Шулай кырда да җырлап йөри идем, иркәм, - диде ул.

Зәрига Дәүләтшина гомер буе колхозда хезмәт куйган: үзе әйтмешли, фермадан – көтүгә, көтүдән – фермага.

-42 ел эшләдем, улым. Бер көн отпуск алмыйча. Сабан туе да юк безгә, Яңа ел да, Октябрь бәйрәме дә. Сыер да саудым, бозаулар да карадым. Иң беренче чебешләр карарга тотынган идем. Куяннар да карадым даже, 250 баш идеме икән, - дип колхозда эшләгән елларын искә алды әби.

Гомере шундый хезмәт белән үткән ветеранны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов та килгән. Ул Зәрига Сәмигулла кызына район башлыгы Рәмил Айбатовның тәбрикләүләрен һәм бүләген тапшырды.

-Ялгызым гына яшим. Сеңелем Зәйтүнә, бик зур рәхмәт аңа, Кирпеч заводыннан килеп карап тора. Әле ике кәҗәм бар, “кызларым” дим мин аларга. Күбрәк алар белән сөйләшәм. Аллаһыга шөкер, көннәрем шулай матур гына уза, - дип сөйләде Зәрига әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев