Керкәле авылының Ногманов урамында Ногмановлар йорт төзи
Керкәле авылында гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Гайсә Ногмановның балалары туган нигезләрендәге өй тәрәзәләрендә кабат ут кабызырга планлыйлар.
-Мондый ниятебез күптәнге, төп нигезне саклап калу хыялы белән яшәдек. Яңа йортыбызның нигезен әти исән вакытта ук кордык. Аның да күреп калуы куанычлы. Әти 2015 елда үлде, әни – 2004тә, - дип хатирәләре белән уртаклашты уллары Шамил абый. – Туганнар бергә җыелышып, киңәшләшеп шундый фикергә килдек.
Ногмановлар 2024 елда өйнең стеналарын күтәреп, түбәсен япканнар. Быел веранда да ясап куганнар. Яңа өйнең тәрәзәләре дә бар, эчке эшләрне әкренләп үзләре башкара. Төзелешнең чыгымнарын Шамил абый күтәрә.
Ногмановларның тугыз балалары (дүрт малай, биш кыз) төрле шәһәрләрдә, авылларда яшәсәләр дә, әти-әни йортының ишекләре ябылып тормый, еш кайтып йөриләр, бакчаларында яшелчәләр үстерәләр.
-Инде олыгаеп барабыз, туган авылга кайтасы килеп тора. Бу йортыбыз зур гаиләбезгә җыелу урыны булачак, - диде Шамил Гайсә улы.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев