Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бер елда ике онык, Петербургка тәүге сәяхәт: чирмешәнлеләр сөенечләре белән уртаклаша

2026 елның беренче ае да тәмамланып килә. Аның һәр көне нинди дә булса вакыйга белән истә кала. Ә тарихка күчкән 2025 ел райондашларыбыз хәтеренә нинди вакыйгалар белән уелып калган.

Гөлсинә Гыйльфанова (Чирмешән): - 2025 ел безгә ике онык бүләк итте, алар бишәү булды. Февральдә улыбыз Нияз белән киленебез Альбинаның өченче кызлары Айлин туды. Яңа ел алдыннан кызыбыз Илүзә белән киявебез Ришат беренче шатлыклары уллары  Айратны алып кайттылар. Июньдә 60 яшьлек юбилеемны үткәрдек, монысы да - зур шатлык һәм бәхет. Сәяхәткә барырга да, санаторийда ял итәргә дә мөмкинлек таптык.

Галина Корнилова (Иске Сережкино): - Үткән ел истә калган иң күңелле вакыйга – улыбыз Максим армия хезмәтендә булып, июньдә сау-сәламәт кайтты. Ата-ана өчен моннан да зур шатлык бармы икән?! Хәзер улыбыз Алабуга шәһәрендә эшли. “Туган як җәүһәрләре” район фестивалендә клубыбызның өченче урын алуы да зур куаныч булды. Тырыш хезмәтебезне югары бәяләделәр.

Илүзә Улиева (Чирмешән): - 2025 елның июлендә көтелгән кызыбыз Эльза туды. Үткән ел безнең гаилә тарихына шушы вакыйга белән кереп калды. Кызыбыз туу безнең өчен, шулай ук абыйлары өчен дә зур куаныч булды. 2023 елда күченгән яңа өебез балаларның шатлыклы авазлары белән тулды.

Нина Андреева (Ивашкино): - Үткән елда гомеремдә беренче тапкыр сәяхәттә булдым. Ике кызым һәм улым белән Петербургка бардык, беренче тапкыр самолетка утырдым. Әле дә шунда алган кичерешләр белән йөрим. Тагын барасы килә, әле карыйсы, күрәсе җирләр күп калды. 2025 елда бер кызыбыз көллиятне кызыл дипломга тәмамлап эшкә урнашты. Раисабыз да 9 сыйныфны кызыл аттестат белән тәмамлады. Балаларыбыз өчен бик шатландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев