Безнең якташлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бәркәтәдә яшәүче 90 яшьлек Галия әбинең туган көнен зурлап үткәрделәр
Бәркәтә авылында яшәүче Галия Фәхретдинованың 90 яшьлек юбилее көнне йорты кунаклардан гөрләп торды, балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары мәҗлескә җыелды.
-
Чирмешән остасы ике кичтә бер кулъяулык чиккән
Район үзәгендә яшәүче Шамил һәм Гөлнәзирә Биктаһировлар өенең кунак бүлмәсен дистәләгән картина бизи.
-
Якты Тау артистлары тамашачыларны елатырлык оста уйнады
Якты Тау авылы үзешчәннәре авылдашларын быел да премьера-яңа спектакль белән сөендерде. Ул 8 Март бәйрәменә бүләк булды.
-
Чирмешәнлеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм озатты
Районыбыз халкы Украинадагы махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга тугызынчы тапкыр гуманитар ярдәм җыеп җибәрде.
-
Министр кулыннан – дәрәҗәле бүләк
Район эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Наилә Мәссарова “Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе булды.
-
Чирмешәндәге янгын ике гаиләне кабат тораксыз калдырды
Бәйләнчек ут диярсең, нәкъ бер ел элек район үзәгенең Яшьләр урамында яшәүчеләр, янгыннан соң, өйләрен рәткә генә китергәннәр иде... һәм менә тагын хәсрәт.
-
Түбән Кәминкәдән Рәмзия Гыйрфановага сынауларны биргән Ходай
2010 елның 16 марты Түбән Кәминкә авылында яшәүче Хөсәен һәм Рәмзия Гыйрфановлар йортына олы кайгы алып килә. Тәгәрәп барган түгәрәк тормышлары мизгел эчендә, төшеп ватылган бәллүр бокал сыман, челпәрәмә килә.
-
Иске Үтәмеш авылыннан Галия әби Әхмәтова 95 яшендә дә биемичә тормый
Юбилее көнне ул Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән котлау хатлары, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме дә алды. Аларны юбилярга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тапшырды.
-
Макаровларның бишенче бала алып кайтырга да ниятләре бар
Әккәрәй авылыннан Раиса һәм Вячеслав Макаровлар дүрт бала үстерәләр. Алар барысын да җыйнаулашып эшләргә, хәтта хыялланырга да бергәләп гадәтләнгән.
-
Степановларның үз тораклары булачак
Район башлыгы Рамил Айбатов атналык пәнҗешәмбе планеркасында Иске Элмәледән Степановлар гаиләсенә торак алуга таныклык тапшырды.
-
Чирмешән районы мөхтәсибе якташларына китаплар бүләк итте
Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов Иске Кади китапханәсенә китаплар бүләк итте
-
Югары Кәминкә, Яшәүче, Әмир әбиләре тормыштан канәгать
Алар элек күршеләр булып, бик тату яшәгәннәр. Әле дә араларында сукмак өзелми. Бүген Сания (Мингаян) Галиева 90 яшен тутырган Саибә апа Шәйдуллина мәҗлесенә шигырь язып, җәймәгә кадәр пешереп килгән.
-
Ульяна һәм Анна фестивальдән Диплом белән кайттылар
Район балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучылары Ульяна Копьева һәм Анна Митрюхиналар өченче дәрәҗә лауреат Дипломына ия.
-
Чирмешәндә узган йомгаклау утырышында якташларыбыз бүләкләнде
Якташларыбыз бүләкләнде
-
Утыз Имән нефтьчесенә рәхмәттән башка сүз юк
Утыз Имәннән Руслан Фәттахов кар-бураннарда үз тракторы белән авыл урамы юлларын кардан арындыруда нык булышкан.