Корымнан – язу карасы, каурыйдан – каләм: Лашманнан Минниса әби балачагын искә алды
Лашман авылыннан Минниса һәм Габдерәхим Яруллиннар 1959 елда туйларына сарык бәрәне чалдырганнар. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Минниса әби юклык елларында корымнан язу карасы ясаганнарын да искә алып сөйләде туган көненә килүчеләргә.
-Без беренче сыйныфка кергән елда Бөек Ватан сугышы башланды. Кием дә әллә ни түгел, тамак ягы да такы-токы. Бездә генә түгел, бөтенесендә шундый хәл. Каз каурыен юынып – каләм, мичтәге корымнан язу карасы ясый идек. Мин 7 класс тәмамладым, - дип сөйли Минниса Яруллина.
Булачак ире Габдерәхим, армиядән кайткач, колхозда эшли башлый. Минниса да шунда. Танышалар, өйләнешәләр.
-Мин килгәндә Габдерәхимнәрдә ике сарык бәрәне бар иде, берсен никахка чалдылар. Шулай туйлар иттек, яшәдек. Мәрхүм ирем – атлар фермасында, аннан РТСта вулканизаторщик, мин колхозда: бригадир кая куша – шунда эшләдем, - ди Минниса Зыя кызы.
Яруллиннар ике кыз, ике ул үстергәннәр. Балалары бүген читтә гомер итәләр, аяклары авыртучы әниләрен үзләренә алып китеп чиратлап карыйлар. Ә юбилее көнне төп йортка алып кайтканнар, табын корганнар.
-Их, исәнлек бетте шул. Аяклар эшләми, әнә куллар да тыңламый, ашаганда икенчесе белән күтәрмәсәң, якка илтеп сала, - дип шаяртты табында утырганда Минниса әби.
Юбиляр якташыбызга туган көненә район башлыгы Рамил Айбатов та теләкләрен, бүләкләрен җибәргән. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова тапшырды.
-Әниебез безгә бик кадерле кеше инде. Әти-әни дә кырыс – строгий булмадылар, алар гел эштә иде. Безне күбрәк әби тәрбияләгәндер, алдарга, урларга ярамаганлыгын ул дин аша җиткерә иде. “Алдасагыз, үлгәч, теге дөньяда кайнар таба ялатырлар үзегездән”, - дия иде. Без аның да, әти-әнинең дә йөзләрен кызартмаска тырышып яшәдек. Алар безгә гел үрнәк булды, - дип сөйләде Минниса әбинең кызы Илһамия.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев