Югары Чегодай авылы мәдәният йортында гомеренең күп өлешен район мәдәниятен үстерүгә багышлаган Флүзә Фәрхетдинованы искә алу кичәсе узды.
Озак авырудан соң, бер ел элек вафат булган якташыбызны искә алырга авылдашлары, туганнары, якыннары, классташлары, хезмәттәшләре җыелды. Кичәдә якыннары һәм хезмәттәшләре аның тормышындагы матур мизгелләр, җылы истәлекләр белән уртаклаштылар, ихлас рәхмәтләрен һәм сагынуларын әйттеләр.


Нет комментариев