Ульяновка авылының элеккеге колхозчылары бүләк газета укый
Ульяновка авылында яшәүче бер төркем өлкәннәр көзге, кышкы озын кичләрдә район яңалыкларын бүләк ителгән “Наш Черемшан” газетасыннан укыячак.
Әлеге авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов элеккеге колхозчылар, сыер савучылар - Мария Сумина, Валентина Сумина, Людмила Никитина, Зинаида Никитина, Зинаида Филимоноваларга 2025 нче елның икенче яртысына район газетасына подписка бүләк итте. Самат Зәки улы “Подписка бүләк ит!” акциясендә беренче тапкыр гына катнашуы түгел, ул үткән елда да бер авылдашын шундый бүләк белән сөендергән иде.
Кадыйр Гомәров фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев